28 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Хафиз Миргалимов: «Якташларыбызның Бөек Ватан сугышында батырлыклары истәлеген саклау мөһим»
Бүген Дәүләт Советында «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, тыныч вакытта СССР һәм Татарстан АССР икътисады һәм мәдәнияте үсешенә күренекле якташларыбызның керткән өлеше» Бөтенроссия хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, тарихи-агарту конференциясе узды.
-
Яңалыклар
Казанда Горький шоссесындагы авариядә зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр иттеләр
«Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кабул итү-диагностика бүлегенә дүрт бала китерелде. Карау вакытында төрле тән җәрәхәтләре ачыкланды. Барлык диагностик тикшерүләр һәм белгечләр киңәшләреннән соң, балалар өйләренә җибәрелде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстанның ДРКБ матбугат хезмәтеннән.
-
Яңалыклар
Сулыш органнары яман шеше белән авыручыларның күпчелеге – тәмәке тартучылар
Бөтендөнья тәмәкесез тору көне уңаеннан узган матбугат очрашуында Республика клиник онкология диспансерының торакаль хирургия табиб-онкологы Альберт Сигал шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Казанның 100гә якын шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән
Россия Фәннәр академигы, хирург Алексей Шабунин сүзләренчә, Казанның 100ләп шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән.
-
МӨҺИМ
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле соңгы яңалыкларны барладык
Ун миллион сумга кадәр бурычларны сызып ташлау, пилотсыз системалар гаскәрләренә карата кызыксыну һәм армия хезмәтенә алмаш. Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле соңгы яңалыклар турында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Казанда автобуслар бәрелеште: зыян күрүчеләр бар
Казанда Горький шоссесында зур юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике пассажир автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Чәчен ашаган 23 яшьлек туташны үлемнән коткарганнар
Башкортстан хирурглары 23 яшьлек хатын-кызның ашказаныннан бер йомарлам чәч алган. Туташ үлем хәлендә хастаханәгә китерелгән: аңсыз булган, кан коскан.
-
Яңалыклар
Татарстанда туучылар санын арттыру программасына төзәтмәләр кертү планлаштырыла
Татарстанда 2023-2030 елларга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасына (чаралар планына) төзәтмәләр кертү планлаштырыла. ТР Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Җәй җиткәч, биергә ярый: «Татарстанда җәй»не бергәләп башлыйбыз
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады, мәктәпләрдә җәйге каникул башланды, авылда яшәүче әби-бабайлар оныклар каршы алырга әзерләнә. Өч көннән – җәй! Әле җитмәсә, аның беренче көне үк бәйрәмнән – Балаларны яклау көненнән башлана. Алдагы өч айны ничек итеп күңелле дә, файдалы да, шул ук вакытта исән-имин үткәрергә? «Татарстанда җәй»не бергәләп башлыйбыз.
-
Яңалыклар
Галимнәр Җирнең сәер әйләнә башлавы турында кисәткән
Җирнең әйләнүе 3,6 миллион ел эчендә беренче тапкыр зур темпта акрыная башлаган.
-
Яңалыклар
Балтач кызы Малахов тапшыруында бөтен залны «кыздырган»
Һөнәри җырчы түгел ул. Белеме буенча музыка укытучысы.
-
Яңалыклар
29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана
Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана.
-
Яңалыклар
Казанда «РОК-ВОЛНА» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
27 июньдә – Яшьләр көнендә Татарстан башкаласының «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында «РОК-ВОЛНА» Бөтенроссия фестивале узачак.
-
Җәмгыять
Җитезлек кенә аз: Татарстанда «Аҗаган 2.0» уенының республика этабы тәмамланды
Татарстанда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының республика этабы тәмамланды. Ярышларда беренче тапкыр югары уку йортлары һәм гаилә командалары катнашты. Өч көн дәвамында балалар медицина, ут әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, тактик уен һәм командадагы рольләре нигезендә шәхси сынауларда көч сынаштылар.
-
Җәмгыять
Казан хосписында яшәүчеләр: «Әле ярый бу йорт бар»
Булганына шөкер итмәсәң, сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, берәр сәгатькә авыру кешеләр янына барып килү дә җитә. Син аннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың. «ВТ» журналисты Казанның «Наташа» хосписында яшәүчеләрнең хәлен белеште. Шәһәр читендә урнашкан бу урын күпләргә өмет бирә. Кемдер биредә соңгы минутларын үткәрә, сызлануларын оныта, кемдер чит кешеләрнең яратуын тоя.